Татарстан Республикасында SMART SILIKAT растворын куллану перспективалары

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

22 мартта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгында  төзелеш комплексын һәм төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү буенча фәнни-техник советы узды. Чараны төзелеш министры урынбасары Илшат Гимаев ачты. Ул әлеге очрашуның әһәмиятен билгеләп үтте, чөнки хәзерге вакытта Татарстан Республикасында ремонт таләп итүче биналарны аз түгел. Вакыт узганнан соң һәм төрле факторлар йогынтысында биналар элементлары начарлана, картая һәм тиешле таләпләрне үтәми башлыйлар. Шуның белән конструкцияләр үзенең ышанычлылыгын югалталар, аларның эстетик йөзе начарлана. «Татарстан Республикасы төзелеш комплексының иң приоритетлы үсеш юнәлешләренең берсе - җитештерелә торган материалларның инновацион өлешен арттыру, заманча ресурс - һәм энергия саклаучы материалларны җитештерү һәм куллану булып тора», - диде профиль министрлыгы урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International