Татарстан Республикасы - шәһәр тирәлеге рейтингы лидеры

2018 елның 23 марты, җомга

Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча өстенлекле проектын тормышка ашыру буенча төбәкләргә-лидерларга төзекләндерүгә бонус акча бүлеп бирелгә мөмкин була. Бу максатларга 2017 елда өстенлекле проектын тормышка ашыру барышында калдырылган акча юнәлдерергә планлаштырыла - ул якынча 1,3 млрд. сум. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень 21 мартта журналистлар белән очрашканда хәбәр иткән. Рәссәй Төзелеш министрлыгы тәкъдиме нигезендә, уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча өстенлекле проектының сарыф ителмәгән акчаларын проектны үтәү буенча рейтингы лидерлары арасында бүләргә планлаштырыла. Беренче урынны бүлгәннәр Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан Республикасы, икенче урынны алды Чечен Республикасы, өченчене - Красноярск крае, дүртенче урында - Амур һәм Свердловск өлкәләре, лидерлар бишлеген йомгаклый Ленинград өлкәсе»,- диде Михаил Мень.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International