Бүген Төзелеш Министрылыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитетының Торак сәясәте Идарәсе белән берлектә, Татарстан Республикасы дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе вәкилләре, контрольлек итүче органнары һәм төзүчеләр катнашкан «Күп фатирлы йортлар өлешләп төзү буенча законда үзгәрешләр һәм яңалыклар» темасына багышланган киңәйтелгән Республика киңәшмәсе уздырылган. Өлешләп тезүне җайга салуда үзгәрешләр төзүчеләрнең эшчәнлегенең ачыклыгы күтәрүгә, гамәлдәге законнарны камилләштерүгә, өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклауны көчәйтүгә юнәлтелгән. Киңәшмәдә чыгыш ясады министры урынбасары Илшат Сахапович Гыймаев һәм Казан шәһәре башкарма комитеты торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Әхмәтханов Айрат Рәфкать улы катнаштылар. Чыгышлардан соң төзүчеләрнең вәкилләре спикерларга үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу ике ягы өчен дә бик нәтиҗәле үтте һәм шундый ук республика киңәшмәләрен һәр кварталда кимендә бер тапкыр үткәрергә карар кабул ителде.