Мәйданы 227,9 мең кв. метрга, 4709 фатирга 15 йорт төзелә. 2017 елның 10 гыйнварыннан 118 күчмә штаб-киңәшмә үткәрелде. Объектта эшләүчеләр саны - 3111 кеше.
10 квартал («ГрэйтСтрой» ҖЧҖ 5 йорты) - 721 кеше;
11 квартал («Казан» Идел буе Төзелү Оешмасы ҖЧҖ 5 йорты) - 1147 кеше;
12 квартал («КГЭС» ҖАҖ 2 йорты) - 100 кеше;
12 квартал («Халык йорты» Идел буе Төзелү Компаниясе ҖЧҖ, «БарсЭлитСтрой» ҖЧҖ, «Төзүче+» ҖЧҖ 3 йорты ) - 1143 кеше.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Ильшат Гимаев һәм "Салават Күпере" торак комплексында социаль ипотека буенча яшәүчеләрнең чираттагы очрашуы узды. Кабул итү барышында министр урынбасары төзелеш мәйданында агымдагы вәзгыять турында сөйләде һәм катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук "Фон" һәм "Свей" компанияләренең өлешчеләре белән очрашу оештырылды. Татарстан Төзелеш министрлыгының Төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллин күрелә торган чаралар һәм, гомумән, озак төзелешләр белән вазгыять турында сөйләде.
2017 елның маенда Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 32 тикшерү үткәрелде, аларның 13 – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 19 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә түбә катламының төзексез булуына кагылышлы мөрәҗәгать килеп иреште. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, "Уютный дом" ИК" ҖЧҖ тарафыннан торак законнары таләпләрен һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозуга юл куелган. Тикшерү вакытында мөрәҗәгать итүченең фатирында, стеналарында һәм түшәмдә түбәдән су үтүдән калган эзләр булуы ачыкланды.
"Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" өстенлекле милли проектын тормышка ашыру кысаларында, йорт яны территориләрен төзекләндерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне җыю максаты белән НП "ТКХ өлкәсендә милли иҗтимагый контроль үзәге" "Иң яхшы Россия ишегалды 2017" гомумроссия конкурсын үткәрә. Тулырак мәгъләматне сылтама аша белеп була.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең «Медицина университеты клиникасы» ДАСУнең хирургия корпусында (Казан шәһәренең 5 нче номерлы хастаханәсе, Шәриф Камал ур, 12) булды. Делегация составында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча әлеге бинада төзекләндерү эшләре алып барылды.
2017 елның сентябрендә Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эшләячәк төбәк операторы компаниясен белдерәчәкләр. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде. Аның сүзләренчә, конкурс нигезендә төбәк операторын сайлап алу җәй дәвамында барачак.
Калдыклар белән эш итү реформасын кертү өчен ведомствоара эшче төркем төзелгән. Аны Рәсәй Федерациясенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибис җитәкләде. Төркем бурычлары турында министры урынбасары 5 июнь көнне узган бөтенроссия калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча видеоселектор киңәшмә барышында сөйләде.
Бүген Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин "Бердәм Россия" партиянең региональ бүлекчәсендә комиссиясе партиянең проектлар буенча утырышында чыгыш ясады. Бу утырышта җәмәгать пространстволары программасының республикада гамәлгә ашыру мәсьәләләре сөйләшенде. Депутатлар алдында чыгыш ясаганда, министр, нинди дә булса җәмәгатьчелек киңлеге инфраструктура гына түгел, ә барыннан да элек, кешеләрнең үзара бәйләнеш, аралашу өчен, ял итү, спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлек турында кайгырту өчен мохит дип билгеләп үтте. «Иң элек бу зоналар халык бәхете өчен эшләргә тиеш. Халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру республика дәрәҗәсендә дә, муниципаль берәмлекләр өчен дә эшчәнле һәм өстенлекле бурычлары арасында иң мөһим юнәлеш. Мондый проектларны гамәлгә ашыру безнең торак пунктларга уңай имидж эшли, аларны кызыклы, республика халкы һәм кунаклары өчен яшәү тарафыннан уңайлы, экологик яктан куркынычсыз ясый», - диде министр Ирек Фәйзуллин.
Хәзерге вакытта подряд оешмасы "Төзүче плюс" ҖЧҖ башнялы кранның демонтажлау эшләрен башлады. Шуның белән челтәр компанияләренә инженер коммуникацияләрен оештыру буенча эшләр башкару мөмкинлеге бирелә.