ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2017 ел
җомга

2017 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 690 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 4 млн. 800 мең сумлык 176 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Спас районының Болгар шәһәрендә Гордеев урамы буенча 5, 7, 9 санлы күпфатирлы торак йортларны тикшерү нәтиҗәләре буенча Чистай ЗТИ инспекторы идарәче оешма тарафыннан баскычлы урыннарны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: аерым-аерым урыннарда керамик плитәдән ясалган идән капламы җимерек. Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен идарәче оешма җитәкчесенә күрсәтмәләр бирелде.

2017 елда Татарстанда 146 оешманың капиталь ремонт планлаштырылган, шуларның 110 - балалар бакчалары һәм аларны ремонтлар өчен барлыгы 1,6 млрд.сум бирелгән.  Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.

Мәйданы 227,9 мең кв. метрга, 4709 фатирга 15 йорт төзелә. 2017 елның 10 гыйнварыннан 119 күчмә штаб-киңәшмә үткәрелде. Объектта эшләүчеләр саны - 3097 кеше.

10 квартал («ГрэйтСтрой» ҖЧҖ 5 йорты)  - 717 кеше;

11 квартал («Казан» Идел буе Төзелү Оешмасы ҖЧҖ 5 йорты)  - 1154 кеше;

12 квартал («КГЭС» ҖАҖ 2 йорты)  - 100 кеше;

12 квартал («Халык йорты» Идел буе Төзелү Компаниясе ҖЧҖ, «БарсЭлитСтрой» ҖЧҖ, «Төзүче+» ҖЧҖ 3 йорты )  - 1126 кеше.

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев җитәкчелегендә һәм "АҖ СҖТ МИЗ "Алабуга" заказ бирүчесе, " Татинвестгражданпроект " проектлы институты һәм "Камгэсэнергострой" ҖАҖ һәм "Гидропромжилстрой" ҖЧҖ вәкилләре катнашында "Алабуга" МИЗының төзелеп килүче объектларының чираттагы күзәтүе үтте.


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Чаллы зонасы торак инспекциясенә Чаллы шәһәрендә яшәүченең "электр белән тәэмин итү" буенча коммуналь хезмәте туктатылуга бәйле шикаять белән мөрәҗәгать итүе нигезендә планнан тыш тикшерү үткәрелде. Планнан тыш үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, "электр белән тәэмин итү" коммуналь хезмәтен туктату нигезсез башкарылган. Шуңа бәйле рәвештә, "Челныстройремонт" идарәче оешмасы" ҖЧҖ  идарәче оешмасының юридик заты РФ КоАП 7.23 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа карата 5000 сум күләмендә административ штраф салынды. Электр белән тәэмин итү нормага салынды.

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Ильшат Гимаев  җитәкчелегендә алданган өлешчеләр реестрына кертелгән гражданнарның проблемаларын хәл итү буенча юл картасын раслау һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 2017 елның 26 май көненнән РФ Хөкүмәтенең 1063-р номерлы боерыгы нигезендә, РФ субъектлары агымдагы елның 1-нче августына кадәр яна форма белән туры ясалган региональ план-графикларны ("юл карталарын") расларга тиеш. Төбәкләргә һәр квартал Рәсәй Федерациясенең Төзелеш министырлыгына актуаль региональ план-графикны һәм аны гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны бирергә туры киләчәк. План-график үзеннән тәкъдим итә: проблемалы объектның исеме, өлешчеләр саны (акчалары төзелешкә җәлеп ителгән һәм хокуклары бозылган гражданнар реестрына кертелгән), төзүче атамасы. Шулай ук, гамәлгә ашыру сроклары һәм көтелгән нәтиҗәләре белән закон чыгару, оештыру һәм финанс характердагы чараларның исемлеге.

Әгерҗе муниципаль районында, республика программасы кысаларында, Крындинской башлангыч мәктәп-балалар бакчасында капиталь ремонт дәвам итә.

Ремонт эшләре “СтройГигант“ ҖЧҖ төзүчеләре алып бара. Бүгенге көндә түбә алыштырылган, тышкы як диварлар җылытылып тышланган, яңа тәрәзәләр, ишекләр куелды. Суүткәргечләр, канализация, җылылык системалары тулысынча алыштырылган. Идәннәр бетонланган һәм аларга линолеум җәелгән. Балалар бакчасы ягындагы идән җылытылган. Бәдрәфләр, аш-су әзерләү, ризыкны тарату, техник һәм кер юу бүлмәләре, балаларга медицина хезмәте күрсәтү урыны – барысы да СанПин һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килердәй итеп эшләнгән.

«Төзүчеләр һәр сүзебезгә колак салдылар. Алны-ялны белми эшләделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүче 25 сабый хәзер үк сөенә-сөенә йөриләр бакчага. Без алар эшеннән канәгать, – диләр мәктәп-бакча директоры Рафилә Алиева һәм бакча тәрбиячесе Рәфинә Сабирҗанова.

Президент программасы кысаларында районда яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла. Чираттагы пункт Кайбыч авылында төзелә. Аны " ПМК-5" җәмгыяте төзүчеләре башкара. Хәзерге вакытта эш ќылылык системасын монтажлау, газлаштыру, территорияне төзекләндерү буенча алып барыла.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика оешмаларының һәм торак-коммуналь комплексының 2017/2018 еллардагы җылыту чорына әзерлек мәсьәләсе буенча утырышы узды. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International