2017 елда Татарстанда гомуми 1,6 млрд. сумга 110 балалар бакчалары ремонтланачак

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

2017 елда Татарстанда 146 оешманың капиталь ремонт планлаштырылган, шуларның 110 - балалар бакчалары һәм аларны ремонтлар өчен барлыгы 1,6 млрд.сум бирелгән.  Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.

Балалар бакчаларыннан башка, 36 гомуми белем бирү учреждениеләре ремонт көтә, аларның  финанслау лимиты 864,461 млн.сум.  Бу-29 муниципаль мәктәпләре, аларга  718,703 млн. сум бирелгән  һәм 7 махсус (коррекцион) мәктәп – 145,758 млн.сум.
"Без барысы да диярлек 30-еллык мәктәбләрне ремонтладык, хәзер Президент балалар бакчаларын ремонтларга бурыч куйды. Быел  ремонтта 110 балалар бакчасы. Һәм без аңлыйбыз, бакчаларны капиталь ремонтлауда  үз үзенчәлекләре бар, анда кечкенә балалар, димәк, җылы идәннәр кирәк", – дип белдерде Алексей Фролов. Бу объектларның финанслауна 2017 елга гомуми күләме 2 579,616 млн.сум тәшкил иткән. 1 июненә булган мәгълүматлар буенча, барлык 146 белем бирү учреждениеләрендә эш алып барыла. Бүгенге көндә  Буа, Кайбыч һәм Арча районнарында 3 мәктәптә, Чистай районында 1  коррекцион мәктәптә; Апас, Питрәч, Буа, Лаеш, Лениногорск һәм Чүпрәле районнарының 9 балалар бакчаларында ремонт эшләре төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International