2017 елның 2 июнь көнне “Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү белән идарә итү” Дәүләт Автоном Учреждениесе ТР Төзелеш Министрлыгы белән бергә инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче башка халык төркемнәре өчен җәмәгать транспорт инфраструктурасы объектларында аларга хезмәт күрсәтү буенча тәэмин итү мәсьәләләре буенча укыту уздырганнар. Укуда автотранспорт предприятиеләре, автовокзал, башкарма комитетлар, транспорт объектларының инфраструктурасын күзәтүче вәкилләре катнашты. Программа авторы һәм төп лекторы, Рәсәй Федерациясе “Уңайлы мохит” дәүләт программасын 2011-2020 елларда Рәсәй Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашыруны тикшерү буенча координацион советы әгъзасы, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры киңәшчесе Ирина Просвирякова. 8 июньдә шундый ук укыту Яр Чаллы шәһәрендә башкарылачак.
Татарстан Республикаксында ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектә күп фатирлы торакларда капиталь ремонт эшләре барышын 1 мең 882 тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә 8 районда 23 куркынычсызлык техникасын бозу фактлары ачыкланды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Мәйданы 227,9 мең кв. метрга, 4709 фатирга 15 йорт төзелә. 2017 елның 10 гыйнварыннан 115 күчмә штаб-киңәшмә үткәрелде. Объектта эшләүчеләр саны - 3097 кеше.
10 квартал («ГрэйтСтрой» ҖЧҖ 5 йорты) - 717 кеше;
11 квартал («Казан» Идел буе Төзелү Оешмасы ҖЧҖ 5 йорты) - 1134 кеше;
12 квартал («КГЭС» ҖАҖ 2 йорты) - 117 кеше;
12 квартал («Халык йорты» Идел буе Төзелү Компаниясе ҖЧҖ, «БарсЭлитСтрой» ҖЧҖ, «Төзүче+» ҖЧҖ 3 йорты ) - 1129 кеше.
Бүген, штабны үткәргәннән соң, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев 11-4 йортның яшәүчеләренә инде чиста бизәү эшләре барган беренче блок-сессияне күрсәткән.
Бүген КДАТУ студентлары һәм «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге» вәкиле очрашуы узды. Әлеге очрашулар максаты- студентларга торак законнары өлкәсендә кирәкле теоретик белемләр укыту. Чара барышында темалар каралды: милекче һәм аның хокуклары, торак кодексында үзгәрешләр, энергияне саклау нигезләре, күпфатирлы йорт идарәсе ысуллары, торак һәм коммуналь хезмәтләр һәм башка күп нәрсәләр. Студентлар торак-коммуналь хуҗалыгында теоретик һәм практик белемнәрен алга таба өйрәнүдә кызыксынуын белдерделәр.
26нчы санлы балалар бакчасында республиканың “Уңайлы мохит” программасы буенча ремонт эшләре старт алды.
Лениногорск районында һәм Лениногорск шәһәрендә 2017 елда 21 йортны капиталь ремонтлау планлаштырылган. Билгеләнгән таләпләргә туры китереп, Торак йортларны капиталь ремонтлау программасында катнашу өчен подрядчы оешмалар сайлап алынды. Программаны үтәү эшендә барлыгы 9 подрядчы оешма катнаша.
Петербург халыкара икътисадый форумы-2017 (ПХИФ) "Экспофорум" күргәзмә үзәгендә 1-3 июнь көннәрендә уза. Форум девизы быел – " Глобаль икътисадта яңа баланс эзләү". Санкт-Петербургта якынча 130 илдән 12 мең катнашучы һәм кунакларны көтәләр. Президент Рөстәм Миңнеханов составына төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айрат Гатиятов кергән делегация әгъзалары белән бергә, икътисади форумының төп чараларында катнашырга җыена, шул исәптән Россия Федерациясе президенты Владимир Путин катнашуы белән пленар утырышта.
Бүген Татарстанның Төзелеш министрлыгы инициативасы буенча ресурс үзәкләре буенча пресс-тур үткәрелде, анда республика программасы кысаларында капиталь ремонт бара. Программаның тормышка ашыруның мисал сыйфатында Казан радиомеханика көллияте һәм Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте сайлап алынды.
Казан шәһәре торак инспекциясенә Р.Зорге урамы буенча 86 номерлы йортта "Идел буе районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатлы күрсәтелмәвенә бәйле мөрәҗәгать килеп иреште.
2017 елның 30 майда Бөгелмә ш. Башкарма комитетында «Белемле кулланучы мәктәбе» Федераль партия проекты ашыру кысаларында «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге» торак-коммуналь хезмәтләре мәсьәләләре буенча торак милекчеләре өчен укыту семинар үткәрде.