Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТХ министрлык хезмәткәрләре стенд рәсмиләштерделәр.
Быелның июнь аенда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 120 универсаль спорт мәйданчыгын кулланылышка тапшырырга ниятли. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.
Казанның Идел Буе районының М-14 микрорайонында, социаль ипотека программасы буенча төзелгән, чираттагы йорт урнаштыруы тантанасы узды. Андрей Адо урамында 17 номерлы 255 фатирлы 18 катлы йорт, әлеге микрорайонда өченче урнаштырылган йорт булды. Яңа яшәүчеләргә сәламләү сүзе белән ТР Төзелеш министрлыгы, Дәүләт Торак Фонды һәм Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары вәкилләре мөрәҗәгать итте. Төзелеш министрлыгы, Дәүләт Торак Фонды һәм район хакимияте вәкилләре белән бергә яшәүчеләр узләренең яңа фатирларын карадылар. Йортларда су, җылылык һәм электр энергия счетчик күрсәткечләрен читтән күзәтү системасы урнаштырылган. Моннан тыш, һәр фатирда, хәтта аерым янгын рукав билгеләнгән.
Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү – өстенлеккә ия. Җылылык рекуперациясе белән тарта-суыра торган җилләткеч, лифтларда электр энергиясе регенерациясе, тышкы диварларны җылыту өчен таш ватадан эшләнгән плитәләр куллану, түбәнэмиссияле каплаулы тәрәзә пыялапакетлары, җылылык белән тәэмин ителешнең тышкы температура буенча автомат регуляциясе. Болар барысы да 16-катлы 120 фатирлык йортны төзегәндә кулланылган (йорт төзүче - «ЮИТ Казань» ҖЧҖ). Үзенең энергонәтиҗәле һәм экологик программалары өчен ул Россиядә BREEAM стандарты буенча сертификацияләнгәннәрнең берсе.
“Яшел төзелеш дөнья төзелеш индустриясендә энергонәтиҗәле һәм экологик биналар төзүнең системалы дәвамы булып торган мөһим юнәлеше, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Төзелештә “яшел стандартлар” куллану бинаның бөтен тормыш циклы дәвамында: участок сайлаудан башлап, проектлау, төзү, эксплуатацияләү, ремонт һәм сүтүгә кадәр энергетик һәм материаль ресурслар куллану дәрәҗәсен киметүгә булыша. Тулаем алганда, бу энергияне, суны һәм башка ресурсларны нәтиҗәле файдалану исәбенә, төзелешнең әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегегә гомуми йогынтысын киметү”. Татарстанда яхшы мисаллар – югары технологияләр шәһәре Иннополис, «Современник» торак комплексы, «Красное Яблоко» эконом-класслы торак йорты, Технополис «Химград» территориясендә энергия саклагыч йорт, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ фәнни-техник үзәге, «Сувар Плаза» комплексы, «ГоркиПарк» һәм башкалар.
Яшел стандартлар – биналар төзегәндә, территорияләр үсешен архитектура-планлаштыруны оештырганда, табигать саклау таләпләренең югары ориентирларын билгели торган критерийлар.
ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү белән идарә итү” ДАУ күп фатирлы йортларның капиталь ремонтлау смета бәясен билгеләү дөреслеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 996 күп фатирлы йортларның 117 буенча капиталь ремонтлау смета бәясен билгеләү дөреслеге турында уңай нәтиҗәләр бирелде. Капиталь ремонтлау смета бәясен билгеләү дөреслеге турында уңай нәтиҗә алган объектларны сылтама буенча карарга мөмкин. Күбрәк мәгълүмат алу өчен кайнар линия телефоны + 7 (843) 207-06-04 яки электрон почтасы help.uslugi@tatar.ru буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Ильшат Гимаев җитәкчелегендә "Салават Күпере" торак районы гражданнар белән очрашу үтте.
4 709 фатирга 277,9 мең кв. м. мәйданлы 15 йорт төзелә. 2017 елның 10 гыйнвареннән башлап, 112 күчмә штаб-киңәшмәләр үткәрелде. Объектта эшләүчеләр саны 3025 кеше тәшкил итә: 10 квартал ("ГрэйтСтрой" ҖЧҖ 5 йорты) - 729 кеше; 11 квартал ("Идел буе тезелеш оешма" "Казан " ЧҖҖ 5 йорты) - 1120 кеше; 12 квартал ("КГЭС" ҖАҖ 2 йорты) - 116 кеше; 12 квартал (" Идел буе тезелеш оешма " "Халык йорты" ҖЧҖ, "БарсЭлитСтрой" ҖЧҖ, "Строитель+" ҖЧҖ 3 йорты) - 1060 кеше.
26 нчы майда Министрлыгында дөньядагы лак-буяу һәм порошок каплаулар буенча алдынгы җитештерүчеләрнең берсе - " JOTUN " компаниясе презентациясе үткәрелде. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю. Л. Аляшев мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасында "JOTUN" лак-буяу материаллар компаниясенең рәсми дистрибьюторы "КамАвтоМаш" компаниясе булып тора. "JOTUN" компаниясе бөтен дөнья буенча дүрт сегментта эшли: сәнәгать каплау, порошок каплау, диңгез өслеге һәм ясалма буяулар. Татарстан Республикасында компаниянең клиентлары булып "Татнефть" ҖАҖ, "Нижнекамскнефтехим" ҖАҖ, "ТАИФ-НК" ААҖ, "ТАНЕКО" ААҖ торалар.
ТР Дәүләт Төзелеш Күзәтчелеге Инспекциясе 2017 елның 26 маенда "ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды" оешмасына Казан шәһәренең М-14 микрорайонындагы төзелгән 2-нче номерлы 255 фатирлы торак йортының (Казан шәһәренең Идел буе районы) проект документларының һәм техник регламентларының таләпләренә туры килүе турында 95/р номерлы бәяләмә бирелде.
Төзелештә үзен-үзе җайга салу институты реформасы алып барылуы кысаларында 2017 елның 1 июленнән инженерлык эзләнүләре һәм архитектура-төзелеш проектлау өлкәләрендә белгечләр милли реестры һәм төзелеш өлкәсендә белгечләр милли реестры (алга таба – белгечләр милли реестры) кертеләләр, аларда югары квалификацияле белгечләр турында мәгълүмат булачак. Аларның хезмәт вазыйфалары Рәсәй Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы (алга таба – Кодекс) тарафыннан катгый регламентлаштырылды һәм башка хезмәткәрләр аларны үтә алмый.