ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2017 ел
шимбә

Бүгенгә Татарстанда 904,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында зган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


26
май, 2017 ел
җомга

Иннополис шәһәрендә 5-нче кварталда торак төзелә башлаган. "Ак Барс Строй" Идел буе төзелеш компаниясе ҖЧҖ Иннополис шәһәренең 5 кварталы территориясендә "Архитектура бюросы АБ1" ҖЧҖ проекты буенча арендалы торак төзелеше башлады. Подрядчы төзелеш мәйданында әзерлек эшләре алып барыла– сувай кисү, фундамент нигезенә һәм вакытлы юлларны урнаштыруга ком китерү.

Руслан Маннапов һәм Алсу Сәдриева студентлары укытучылары Илнар һәм Резеда Әхтәмовлар җитәкчелегендә ("BFFT.space" студиясе) Мадридта IFA (International Finsa Award) халыкара конкурс-премиясендә беренче һәм өченче урынны яуладылар!


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министр урынбасары Илшат Гимаев "Сувар Девелопмент" генераль директоры Андрей Мочалов һәм журналистлар белән бергә күпкатлы торак күчемсез мөлкәт һәм транспорт чишелешләре төзелеш өлкәсендә компаниянең инвестициле проектларында булды.

Питрәч муниципаль районында, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасын тормышка ашыру кысаларында, яңа фатирлар ачкычларын тапшыру тантанасы узды. Йортлар Ленино-Кокушкино авылы, Молодежная урамы һәм Питрәч авылы, Осиновская урамы (18 һәм 44 фатирлы йортлар) адреслары буенча урнашкан. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының урынбасары Марат Сәйфетдинов, Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Казан төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Замир Петров, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнаштылар.

Бүген ТКХ программаларын файдалану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров һәм подрядчы оешма вәкилләре озатуында, журналистларны Маршал Чуйков урамы буйлап 52 номерлы йортында капиталь ремонт эшләре барышы белән таныштырдылар.

ТР Министрлар Кабинетының 21.03.2017 ел, № 527-р боерыгы нигезендә үткәрелүче санитар-экология икеайлыгы кысаларында Чаллы шәһәрендә  күпфатирлы торак йортларны, тротуарларын һәм ишегалларын чүп-чардан, кардан, боз катламыннан үз вакытыннан чистартуны тәэмин итү өлешендә закон таләпләренең үтәлеше Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан тикшерелә.


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Республика төзүчеләре торакны сафка бастыру буенча узган елгы нәтиҗәләрен 3 процентка арттырдылар, һәм әлеге күрсәткеч буенча Идел буенда беренче урынны яуладылар. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министр урынбасары Илшат Гимаев түгәрәк өстәлдә сөйләде. Спикер сүзләренә караганда, Рәсәй күләмендә Татарстан бу күрсәткеч буенча Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе һәм Краснодардан соң бишенче урынны ала. Мондый темпларны ирешә алды, чөнки республикада 2016 елда төзелеш күләме буенча яхшы нигезләр булдырылган, шактый зур күчмә күләмләр иде.


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Төзелеш министрлыгында Әстерхан делегациясенең Татарстан Республикасына килүе кысаларында Ирек Фәйзуллин һәм Әстерхан өлкәсенең вице-губернаторы – хөкүмәт рәисе Расул Солтановның танышу очрашуы узды.

Бүген "Салават Күпере" ТК штабында "Строитель+" ҖЧҖ җитәкчесе Ленар Григорьевка Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды флагы тапшырылды. Флаг иң яхшы күрсәткечләргә ия булган подрядчы билгесе булып хезмәт итә. Бүгенге көндә 12-5 йорты әзерлеге 80% тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International