Ирек Фәйзуллин Әстерхан өлкәсе делегациясен кабул итте

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Төзелеш министрлыгында Әстерхан делегациясенең Татарстан Республикасына килүе кысаларында Ирек Фәйзуллин һәм Әстерхан өлкәсенең вице-губернаторы – хөкүмәт рәисе Расул Солтановның танышу очрашуы узды"Әле 2007 елда торакны файдалануга тапшыру буенча чик күрсәткеч — 2 млн. кв. м аша чыгу булды. Үсешкә өстәмә этәргеч 2013 елгы Универсиада — бөтендөнья студентлар спорт ярышларына әзерләнү бирде. Без торак тапшыру буенча Рәсәй Федерациясендә алдынгы позицияләрдә торабыз һәм Идел Буе Федераль округында беренче урыннарны алырга дәвам итәбез. Республиканың әһәмиятле программаларның берсе булып, шулай ук универсаль спорт мәйданчыклары төзү, республика шәһәрләрендә һәм районнарында балалар бакчалары төзү, тора", - дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин. Әстерхан өлкәсен 800, 1224 урынга мәктәпләрнең типлаштырылган проектлары кызыксындырды. Очрашу ахырында яклар алга таба да хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International