Яңа фатирлар хуҗалары күз яшьләрен яшәрмәделәр

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Питрәч муниципаль районында, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасын тормышка ашыру кысаларында, яңа фатирлар ачкычларын тапшыру тантанасы узды. Йортлар Ленино-Кокушкино авылы, Молодежная урамы һәм Питрәч авылы, Осиновская урамы (18 һәм 44 фатирлы йортлар) адреслары буенча урнашкан. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының урынбасары Марат Сәйфетдинов, Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Казан төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Замир Петров, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнаштылар.

"Бүген чын бәйрәм, барысы өчен дә зур шатлык. Сезнең йортта һәрчак шатлык, уңайлык булачагына ышанам, — дип билгеләп үтте Марат Сәйфетдинов, яңа фатир хуҗаларына мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук аларга бәхет һәм уңышлар теләде. Кунаклар яңа өйләргә күчүчеләрне истәлекле вакыйга белән котладылар, ачкычлар тапшырдылар һәм алар белән бергә күчүгә әзер фатирларны карадылар.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International