Әлки районының Салман авылында бу көннәрдә капиталь ремонттан соң авыл җирлеге советының бинасы эшен кузгатты. Административ бинаның яңартуына 1 миллион 128 мең сум бүлеп бирелгән. "Төзүче һәм К" хезмәткәрләре көчләре белән бинаның эчке бизәве ясалган һәм идәннәр алыштырылган. Бүгенге көндә бу объектта территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла.
11 майда ТР Архитекторлар Берлеге конференциясендә яңа рәисе булып ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министр урынбасары Владимир Кудряшев сайланды. Ул шулай ук Рәсәй Архитекторлар Корылтаенда Татарстаннан делегат булды.
Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә ашыру дәвам ителәр. 160 мең кв. метрга 4 мең 338 килешү имзаланган. Тагын 534 килешүне имзалау көтелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
9 май көнне "Мамадыш" совхоз бистәсендә "Набережная" урамындагы дүрт йортка 15 гаилә күченде. Алар барысы да "Аренда торагы" программасының катнашучылары. Бәхетле гаиләләрне өй туе белән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов котлады. "Арендалы фатирларда тормыш өчен барлык кирәкле җиһазлар бар", - дип яңа өйгә күчеп килгән бәхетле яшәүчеләр сөйли. Йорт ишегалды территориясендә балалар мәйданчыклары һәм автомобиль транспортны кую урыннары төзелгән. Мамадыш районында "Аренда торагы" программасы буенча тагын дүрт йорт төзиләр, шуларның икесен җәй көне файдалануга тапшырырга уйлыйлар.
2017 елның 25 апрелендә Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан капиталь ремонт барышын контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру барышында 2017 елгы Программага кертелгән, Алексеевск районы, Ялкын авылы, Зеленая урамы буенча капиталь ремонт эшләре үткәрелүче 78 санлы йорт тикшерелде.
Кадерле ветераннар! Хөрмәтле ватандашлар!
Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне белән ин ихлас котлауларны кабул итегез!
Илебез тарихында барлык буыннарның хәтерләрендә мәнгегә калачак даталар бар. Шуларның берсе – 1945 елның 9 май көне. Дистәләр уза, тик бу бәйрәм халкыбызның көч рухының, какшамас ныклыгының һәм батырлыгының иң якты таныклыгы булды һәм шулай ук булып кала. Бөек Ватан сугышының фронтларында каһарманнарча көрәшкән, тылда хезмәт иткән, сугыштан соңгы елларда илне торгызган барлык кешенең батырлыгын без һәрвакытта яхшы хөрмәтлибез.
Кадерле ветераннар, сезнең алда баш иябез, һәм бу Бөек көнне Сезнең белән бергә билгеләп үтәргә мөмкинлеге өчен зур рәхмәт Сезгә! Һәркемгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм аяз күк йөзе телим!
Бүгенгә Татарстан Республикасында 42 муниципаль берәмлектәге 996 күп фатирлы йортның 766ында капиталь ремонт башланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
8 нче майда Казан шәһәренең М-14 микрорайонында №1 йортның яшәүчеләргә ачкычларны тапшыру тантанасы үтәчәк.
Җиңү Көне алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрылык хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Гыймадиев Азат Гаяз улында кунакта булдылар.
Бүген МИЗ "Алабуга" атналык киңәшмәсендә "Алабуга" МИЗ объектлары төзелешен карау буенча, киңәшмә булды. Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев "Алабуга" МИЗда подряд оешмалары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә АҖ "СҖТ МИЗ "Алабуга" заказ бирүчесе вәкилләре һәм проект институт "Татинвестгражданпроект" һәм подряд оешма - "Камгэсэнергострой" ҖЧҖ, "Гидропромжилстрой"катнашты.