Бүген ТР Төзелеш министрылыгында министр урынбасары Илшат Гимаев рәислегендә универсаль спорт мәйданнары төзү сораулары буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкилләре, ГУП «Татинвестгражданпроект», ГКУ «ГИСУ» һәм башкалар катнашты.
Бүген Бөгелмәдә күптән көтелгән тантана булып узды – тыл, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар. Фатир ачкычын алган 20 ветеран Циолковский урамында яшәячәк.
Тукай районы, Бәтке авылының Яңа урамы буенча 7 номерлы йортта гомуми милекне карап тоту турында милекчедән килгән мөрәҗәгатьне карау барышында Чаллы зонасы торак инспекциясе инспекторы Россия Төзелеш министрлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: түбәне тикшергәндә түбә япмасын карап тотуда җитешсезлекләр билгеләнде. Җибәрелгән җитешсезлек очраклары өчен "Доверие" идарәче компаниясе" ҖЧҖ вазыйфаи затына карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча беркетмә төзелде. ТКЗТИ башлыгы карары нигезендә вазыйфаи зат РФ КоАП 7.22 ст. буенча 4000 сум күләмендәге административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмә бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.
Халыкара менеджмент Академиясе һәм Рәсәйнең Ирекле икътисади җәмгыяте ХХ Юбилейлы "Ел менеджеры – 2016" Рәсәй конкурсына йомгаклау ясады. “Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе” дәүләт автоном учреждениесе конкурсының "Ел төркеме" номинациясендә катнашты.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2017 елдан башлап 551 тикшерү үткәргән. Хезмәт нормалары һәм кагыйдәләрен бозу өчен 3 млн. 228 мең сумлык 129 карар чыгарылган. Әлеге күрсәткечләрне ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Кадерле ватандашлар! Сезне якынлашып килүче 1 Май бәйрәме, Яз һәм Хезмәт Көне белән котлыйм!
16 апрелендә Татарстан Республикасында "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" #ДОБРЫЙТАТАРСТАН " дигән акция старт алды, аның максаты - безнең республиканың халкын һәм, беренче чиратта, яшьләрен, үзиреклелек хәрәкәте эшчәнлеккә тарту һәм социаль әһәмиятле проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән уңай чараларны тормышка ашыру.
28 апрельдә бәйрәм - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе продукциясен сатып алу мәсьәләсе багышланган киңәшмә үтте.
Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды - дәүләт корпорацисенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды - дәүләт корпорацисе идарәсе рәисе - генераль директоры Константин Цицин белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.