Бүген Чистайда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында, яңа фатир ачкычларын тантаналы тапшыру үтте. Яңа яшәүчеләр Полющенкова урамында 28/4 номерлы 155 фатирлы биш этажлы йорт күченәчәк, ул файдалануга 2016 елның 30 декабрь көне тапшырылган булган. Йортта уңайлы фатир хуҗалары, элегрәк аварияле йортларда торган 244 кеше (92 гаилә) булды. Торак бинаның мәйданы 5,9 мең кв. м тәшкил итә.
Бүген ТР ДАУ УГЭЦ " Дәүләт экспертизасының баш идарәсе" ФАУ һәм Татарстан төзелеш министрлыгы белән берлектә, “Төзелештә бәя урнаштыру Федераль дәүләт мәгълүмат системасын формалаштыру һәм файдалануга кертү” дигән темага төзелеш материаллары җитештерүчеләр өчен семинар-киңәшмә уздырдылар.
2017 елның 1 кварталында БЗТИгә Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавы һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатсыз булуына кагылышлы 324 мәсьәлә буенча 295 мөрәҗәгать керде, шул исәптән:
Бүген Ирек Фәйзуллин 22-нче халыкара махсуслаштырылган "ВолгаСтройЭкспо" күргәзмәсен һәм 14 нче халыкара махсуслаштырылган "Күчемсез милек. Инвестицион мөмкинлекләр. Франчайзинг" күргәзмәсен ачты.
Бүген 22-нче халыкара махсуслаштырылган "ВолгаСтройЭкспо" күргәзмәсе ачылышында " Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәт саклау буенча иң яхшы оешма " конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.
Татарстан Республикасында 2017-2018 елларга шәһәр һәм район дәваханәләрен яңарту буенча ике еллык программа старт ала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында чираттан тыш узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр иттеләр.
2017 елда Татарстан Республикасында Торак инспециясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектәге капиталь ремонт объекты булган күп фатирлы торак йортларда 1 мең 418 тикшерү түкәргән.
2017 елның 1 кварталында торак-коммуналь хезмәт күрсәтү мәсьәләсе буенча гражданнардан 5 мең 577 мөрәҗәгать алынды, бу 2016 елның беренче кварталына караганда 474 мөрәҗәгатькә азрак. Бу хакта бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2017 елның 26 апрель көнне "Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" ДАУ 22-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә "ВолгаСтройЭкспо" кысаларында " Төзелештә бәя урнаштыру Федераль дәүләт мәгълүмат системасын формалаштыру һәм куллану " темасына багышланган төзелеш материаллары җитештерүчеләр өчен семинар-киңәшмә оештыра.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң Татарстанның тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.