ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районында республиканың авыл җирлекләре Советлары биналарын капиталь ремонт программасы кысаларында Яңа чәчкап авыл җирлеге Башкарма комитетының бинасын капиталь ремонттан соң ачу тантанасы булды.

Алабугада торак йортларга капиталь ремонт ясау буенча программа тулы куәтенә алып барыла һәм төзүчеләр хәтта графикны узып эшлиләр. Бу хакта ТКХ Департаментында сөйләделәр. Коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр сүзләре буенча, планлаштырылган 32 йорттан 17сендә эш башланган һәм ул уңышлы дәвам иттерелә, бу йортларда башкарыласы күләмнең инде 50 проценты үтәлгән. Программа кысаларында йорт эче инженерлык системаларына: җылылык, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү челтәрләренә ремонт ясала, түбә һәм йортның алгы өлеше яңартыла.

Мәгълүмат-консультация төркеме,  Татарстан Республикасының Югары Ослан муниципаль районы түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР  Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова. катнашты.

 


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

14 апрель көнне Рәсәй Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советында "Рәсәйнең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге" Бөтенрәсәй конкурсының  җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасының, Башкортстан, Ростов, Воронеж, Липецк, Белгород, Әстерхан, Кемерово өлкәләренең, Краснодар, Ставрополь һәм Хабаровск крайлары муниципаль берәмлекләр вәкилләренә сыйфатлы яшәү мохитен булдыру һәм төзеклек дәрәҗәсен күтәрү эшләренә зур өлеш керткән өчен бүләкләр  тапшырылды.


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Бүген ДПО "Профстандарт" "ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" күпфатирлы йорт хуҗалары өчен укыту семинар үткәрделәр. Чарада 22 кеше катнашты.

2017 елның 26 апрель көнне "Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" ДАУ 22-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә "ВолгаСтройЭкспо" кысаларында " Төзелештә бәя урнаштыру Федераль дәүләт мәгълүмат системасын формалаштыру һәм куллану " темасына багышланган төзелеш материаллары җитештерүчеләр өчен семинар-киңәшмә оештыра.


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

I тур 2017 елның 17-24 апрель көннәрендә узачак һәм үз эченә ике этап кертә:

Беренче этап 2017 елның 17.04 көне белән башлап, 2017 ел 20.04 көненә кадәр була: катнашучыларга 1 тур сорауларына җентекле җаваплар бирергә кирәк. Бирем мәсьәләләре төрле дәрәҗәдәге кыенлыкка гыйбарәт. Һәр мәсьәлә янында, кайсы авырлык дәрәҗәсенә ул карый, билгеләнгән, һәм аның өчен күпме балл бирелә. 1 тур сорауларына җаваплар дөреслек һәм җавап бирү тулылыгы критерийлары буенча бәяләнә.


16
апрель, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы берничә эре тузелеш объектларындагы эш барышын тикшерде. Аны ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде. 


15
апрель, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасын гамәлгә ашыру эше дәвам итә. Барлыгы 180 мең 171 кв. метрдан 4 мең 913 торак урыныннан 158 мең кв. метрын сатып алуга 4 мең 338 шартнамә төзелгән. Шулардан Казан буенча 14 мең 519 кв. метрлы 434 торак урынының 4 мең кв. метрын сатып алуга 149 шартнамә төзелгән.


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Рәсәй Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Козак Рәсәйнең төзелеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән капиталь төзелеш объектының барлык "яшәеш циклы" этапларында буенча мәгълүмат модельләштерү (BIM) технологияләрен кертү буенча "юл картасын" имзалады. Бу хакта 12 апрель көнне үткән Рәсәй Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау киңәшмәсендә ведомство башлыгы Михаил Мень хәбәр итте. "Юл картасы" проектлау, төзелеш (реконструкция, капиталь ремонт), капиталь төзелеш объектларын эксплуатацияләү һәм җимерү, төзелеш ресурслары классификаторы белән туры килгән төзелештә кулланыла торган норматив-техник документларын һәм смета нормативларын китерү процессларында милли мәгълүмати модельләштерү стандартларын эшләгәнне күздә тота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International