ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Алтын Урта" ТК 71А кварталының 427 фатирлы 5 нче торак йортны кулланышка тапшыруга рөхсәт бирелгән.

Бүген  Төзелеш министрлыгында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры, баш архитектор Ирек Фәйзуллин рәислегендә Казанда Адмирал бистәсе территориясенең үсеш концепциясен карау һәм үзгәртү буенча Шәһәр советы утырышы узды.

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының беренче урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензияләү буенча Татарстан Республикасының лицензия комиссиясенең 43 нче утырышы узды.


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Лаешта Рафис Борһанов рәислегендә ТР икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча Дәүләт советы Комитеты һәм «Рәсәй Федерациясе гражданнарын Һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Рәсәй Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча уртак күчмә утырышы узды.

Яшел Үзәндә «Белемле кулланучы мәктәбе» проекты кысаларында халык укытуы узды.

Төзелеш министрлыгында “Төзүчеләр милли берләшмәсе” Ассоциациясенең катнашында “Төзүдә профессиональ стандартлар кертү: төбәк аспекты” темасына семинар–киңәшмә оештырылган.

"Салават Күпере" торак районында бүген 255 фатирлы  13-1 торак өйе буенча файдалануга тапшыру акты алынды. Йортның гомуми мәйданы – 15,1 мең кв. м.


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк программасын тормышка ашыруның расланган кыска чорлы планы нигезендә 2017 елда Зәй шәһәрендә һәм Зәй районында – 17, Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районында – 128, Яңа Чишмә авылында 3 йортта капиталь ремонт эшләрен башкару планлаштырыла. Капиталь ремонт программаларына кертелгән барлык йортлар да инспекция тарафыннан тикшерелде. Планлаштырылган эш төрләрен башкаруга карата җитешсезлек исемлекләре ТКЗТИ тарафыннан килештерелде.

2017 елның 11 апрель көнне КДАТУда 69-нчы халыкара архитектура һәм төзелеш проблемалары буенча фәнни конференциясе ачылды.

 


8
апрель, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча 158 мең кв. метрга 4 мең 333 сатып алу шартнамәсе төзелгән, бу шартнамәләрнең гомуми санының 88%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International