Владимир Кудряшев 69-нчы халыкара архитектура һәм төзелеш проблемалары буенча фәнни конференциядә катнашты

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

2017 елның 11 апрель көнне КДАТУда 69-нчы халыкара архитектура һәм төзелеш проблемалары буенча фәнни конференциясе ачылды. Сәламләү сүзе белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В. Н. Кудряшев чыгыш ясады. Ул ТР 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең гамәлгә ашыру кысаларында республиканың төзелеш тармагында аеруча мөһим проектлар турында сөйләде, чөнки кеше һәм кеше капиталы аның үзәге булып тора. Шулай ук тармак проблемаларын тиз һәм сыйфатлы хәл итә ала торган заманча специалиcтларны әзерләү мөһимлеген билгеләп үтте. Конференция үз эшен кафедраларда фәнни секцияләр кысаларында дәвам итәчәк һәм 25 апрель көнне 10 сәгатьтә КДАТУ утырыш актлар залында үтәчәк йомгаклау пленар утырышында эшен тәмамлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International