2017 елга кыска чорлы капиталь ремонт программасын тормышка ашыру барышы турында

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк программасын тормышка ашыруның расланган кыска чорлы планы нигезендә 2017 елда Зәй шәһәрендә һәм Зәй районында – 17, Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районында – 128, Яңа Чишмә авылында 3 йортта капиталь ремонт эшләрен башкару планлаштырыла. Капиталь ремонт программаларына кертелгән барлык йортлар да инспекция тарафыннан тикшерелде. Планлаштырылган эш төрләрен башкаруга карата җитешсезлек исемлекләре ТКЗТИ тарафыннан килештерелде.

 2017 елның 1 апреленә карата төзү-монтажлау эшләрен башкаруга карата 139 шартнамә теркәлде. 108 йортта, шул исәптән Зәй МБ – 12, Түбән Кама МБ 96 йортта капиталь ремонтлау эшләре башланды.

Тикшерелә торган районнарда беркетелгән КФЙда алып барыла торган капиталь ремонт эшләренең сыйфатына карата ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 142 мәртәбә тикшерү үткәрелде, җитди кагыйдә бозу очраклары ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International