Ирек Фәйзуллин ТР икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча Дәүләт советы Комитеты утырышында катнашты

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Бүген Лаешта Рафис Борһанов рәислегендә ТР икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча Дәүләт советы Комитеты һәм «Рәсәй Федерациясе гражданнарын Һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Рәсәй Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча уртак күчмә утырышы узды. Аерым алганда, республикада гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программаларының гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм проблемалары турында фикер алышты. Әлеге темага ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International