Төзүдә BIM-технологияләрне гамәлгә кертү буенча "юл картасы " расланган

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Рәсәй Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Козак Рәсәйнең төзелеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән капиталь төзелеш объектының барлык "яшәеш циклы" этапларында буенча мәгълүмат модельләштерү (BIM) технологияләрен кертү буенча "юл картасын" имзалады. Бу хакта 12 апрель көнне үткән Рәсәй Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау киңәшмәсендә ведомство башлыгы Михаил Мень хәбәр итте. "Юл картасы" проектлау, төзелеш (реконструкция, капиталь ремонт), капиталь төзелеш объектларын эксплуатацияләү һәм җимерү, төзелеш ресурслары классификаторы белән туры килгән төзелештә кулланыла торган норматив-техник документларын һәм смета нормативларын китерү процессларында милли мәгълүмати модельләштерү стандартларын эшләгәнне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International