Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Искә төшерәбез, Болгардагы яңа кунакханә комплексына беренче нигез ташы узган ел 27апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында салынды. Проект инвесторлары буларак анда “Татнефть” ГАҖ һәм “ТАИФ” ААҖ катнаша. Комплексның ачылышы 2017 елның җәенә планлаштырыла.
Алабугада торакны сафка кертү буенча еллык йөкләмә 50 мең квадрат метр булса, бүгенге көндә ул 40,4 мең квадрат метр файдалануга бирелгән. Ул планлаштырылган күрсәткечнең 81 процентын тәшкил итә.
Бүген тантаналы административ-торак комплексы ачу узды. Ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, ТР Эчке эшләр буенча полковнигы, полиция начальнигы урынбасары Марат Айдаров катнашты.
2016 елның маенда Алабуга районы, Алабуга шәһәренең “Домуправ-3” ҖЧҖ ИК карата урынга чыгып үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турындагы күрсәтмәләр Алабуга ЗТИ контролендә тора.
2016 елның 1 гыйнварыннан башлап 27 сентябренә кадәрге чорда Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан РФ КоАП 6.24 ст. буенча “аерым территорияләрдә, биналарда һәм объектларда тәмәке тарту буенча федераль законда билгеләнгән тыюны бозу” өчен физик затларга карата 24 административ эш карап тикшерелде. Узган елның аналогик чорында, 2015 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр, физик затларга карата РФ КоАП 6.24 ст. буенча 89 административ эш карап тикшерелде.
Олы Армалы авылда модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Районда исәбе буенча унынчы булган бу ФАП республика программасы буенча җиткерелде. Яңа медпункт барлык таләпләргә дә җавап бирә: ул кирәкле җиһазлар белән комплектланган, монда авыруларны карау, процедура кабинетлары һәм пациентларны кабул итү кабинеты да урын алган.
22 сентябрь көнне п. г. т Аксубай мәдәният йортында, Аксубай районы республика "Ямьле Ил" проекты кысалары буенча территорияләрне төзекләндерү проектын тәкъдир итү булды. Оештыручылар булып Татарстан Республикасының торак төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты администрациясе һәм муниципаль район чыгыш ясадылар.
Казанда 2016-нчы елның 30-нчы сентяберендә (ГТРК «Корстон», Бизнес-центр) региональара Х-чы юбилей "Архитектура һәм җәмагать биналарда инженерлык системалары" фәнни-гамәли конференциясе узачак(MES-2016). Бу елны конференция параллель рәвештә Казан архитектура сәнгать мәктәбенә 50 еллыгына багышланган чаралар белән бергә үткәреләчәк.
Алабуга шәһәрендә Кече Покровский урамында урнашкан , 3 нче һәм 4-нче номерлы ике 60 фатирлы “Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү” программасы буенча төзелгән торак йортлар төзелеше тәмамлана. Генераль подрядчы – "СтройСервис" ЯАҖ.
Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре Казанда "Милләт кроссы-2016" Бөтенроссия чабу көнендә катнаштылар. Быел традицион җиңел атлетика ярышлары шәһәрнең Үзәк стадионы янындагы мәйданчыкта үткәрелде.