ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 16 сентябренә 1 млн. 626,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата    100,3 % тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан Мамадыш районы,  Мамадыш ш., Галактионов урамы буенча 7 санлы торак йортта яшәүченең “Подъездларны җыештыру” хезмәтенең күрсәтелмәвенә карата мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәләре буенча “Мамадыш муниципаль районы һәм Мамадыш шәһәре БХҮ” ҖЧҖ  тарафыннан 7000 сум күләмендә, һәр фатирга 2 ай дәвамында күрсәтелмәгән хезмәт өчен 100әр сумнан яңадан хисаплау башкарылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Алабугада Пионерлар паркы ачылу тантанасында катнашты. Бу чарада шулай ук ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абделганиев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, шәһәрнең предприятие һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

"Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы" һөнәри осталык бәйгесендәге җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министырлыгында үтте. 

16-нчы сентяберьдә Тәтеш районының хакимият бинасында Казан-Архитектура-Төзелеш-Университеты студентлары белән эшләнгән шәһәр тирәлеген яхшырту проекты презентациясын күрсәтү узды. 
Очрашуда катнаштылар: Тәтеш муниципаль районының Башлыгы Рәмис Сафиуллин, районның Башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, Башкарма комитетның җитәкчеләре, оешмалар һәм предприятияләр, "Ямьле ил" проектының оештыручылары һәм катнашучылары, шулай ук җирле халык.


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Менделеевск шәһәрендәге күпфатирлы торак йортларны сайланма рәвештә тикшерү барышында энергия ресурсларын куллануны исәпкә алуның гомумйорт җайланмаларының эксплуатацияләүгә әзерлеген тикшерү актларының булмавы һәм коммерция исәбенә куелмавы ачыкланды, бу исә 23.11.2009 № 261-ФЗ федераль законны бозуга китерә.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков  Кукмара муниципаль районында булды, анда ул Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә төзеләчәк Балалар иҗат йортының беренче нигез ташын салу тантанасында катнашты.

№ 372-ФЗ Федераль Законны тормышка ашыру сораулары буенча җитәкчеләр һәм СРО ПФО белгечләре өчен Казанда Фәнни-гамәли конференция узды, бу эштә катнаштылар: Төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министырлыгы, "Төзүчеләр милли берләшмә" Ассоциациясе һәм НОСТРОЙ исемле Норматив һәм Методик тәэмин итү Департаменты. Чара Халыкара көзге төзелеш форумы кысаларында узды.  

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгында  Япония делегициясе белэн очрашу узды. Очрашу ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Марат Сәйфетдинов  җитәкчелегендә узды. Чарада министрлык вәкилләре, "ГИСУ", "ТР Инвестиция-венчур фонды", "Водоканал" һәм башкалар вәкилләре катнашты. 


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

13 сентябрьдә Биектау районында Коркачык авылында республика президент программа буенча төзелгән полиция участковыйлары өчен административ-торак комплесы ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International