Алабуга районында бер мәдәният учреждениесе артты. Костенеево авыл җирлегенә керүче Котловка авылының үз күпфункцияле үзәге барлыкка килде. Кирпечтән салынган капиталь бинаның мәйданы – 150 квадрат метр, монда 50 урынга исәпләнгән авыл клубы һәм китапханә урнашкан. Бу - исәбе буенча Алабуга районында республика программасы буенча җиткерелгән бишенче КФҮ. Күпфункцияле үзәкне ярты ел эчендә салып бетерделәр. Аны финанслауга 7,5 миллион сум акча бүлеп бирелде.
13 сентябрьдә Яшел Үзән муниципаль районында республика президент программа буенча төзелгән полиция участковыйлары өчен административ-торак комплесы ачылды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Балтач муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.
Бүген " Казан ярминкәсе "XVIII Халыкара Көзге төзелеш форумы ачылды. Ачу тантанасында сәламләү сүзе белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
16-нчы сентяберьдә ТР төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министырлыгында "Татарстан Республикасының Иң яхшы сметачысы" конкурсын йомгаклау узачак".
ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү Үзәге сайтында торак-коммуналь уңайлыкларның тарифлары үсеше буенча сорау үткәрә.
“Заречная” КНС төзелешен башлау бу елның октябрь аенда булыр дип көтелә, ә инде 2017 елның өченче кварталында аны тапшырырга планлаштырыла.
Чистай ЗТИ карамагындагы Аксубай, Әлки, Алексеевск, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарында 2016-2017 еллардагы җылыту чорына 1366 күпфатирлы торак йортны әзерләү таләп ителә иде, аларның 527 се – үзәктән җылытыла һәм 839ы – шәхсән җылытыла. Аталган барлык торак йортлар буенча 2016-2017 еллардагы җылыту чорында эксплуатацияләү буенча әзерлек паспортлары тапшырылды. Үзәктән җылытыла торган торак йортлар буенча юдыру һәм һава кудыру актлары тапшырылды.
Бүген 67-нче яшендә Виталий Логинов - Татарстанның архитекторлар һәм проектчылар идарәсе берлеге рәисе вафат булды. Аның вакытсыз вафат булуы белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы туганнарына һәм якыннарына тирән кайгыларын уртаклашу сүзләрен белдерделәр.
Татарстанда җылылыкны икенче атнада җибәрелергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә сүз барды.