Гыйнвардан сентябрьгә кадәр Татарстанның төзелеш объектларында 21 бәхетсезлек очрагы булган. 8 очракта кешеләр үлгән, 13 хезмәткәр җитди җәрәхәт алган.
Бүген төзелеш өлкәсе һәм торак-коммуналь хуҗалыкның актуаль мәсьәләләре буенча, И. Э. Фәйзуллин рәислегендә, РФ Федераль Җыены дәүләт Думасы депутаты А. Г. Сидякин катнашында, киңәйтелгән киңәшмә узды.
Түбән Кама ш., Кораб урамы буенча 29 санлы йортның 72 санлы фатирында яшәүченең диварларда күгәрек булуга карата мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәләре, йортны карап тотуның һәм ремонтлауның канәгатьләндерерлек булмавы өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Южное” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. ТКЗТИ күрсәтмәсен билгеләнгән вакытында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, аны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча Түбән Кама шәһәренең җәмәгать судьясы тарафыннан “Южное” ТКХ ИК ҖЧҖ карата 10 000 сум күләмендә штраф салыну турында карар чыгарылды.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән 5-нче августтан алып 5-нче сентябергә кадәр коррупциягә каршы көрәш проблемасы буенча халыкны сораштыру узды.
15 сентябрьдә онлайн-видеосеминар үтәчәк. Семинарны "ТКХ тикшерү" "ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү милли үзәк" үткәрәчәк. Семинарны "ТКХ тикшерү" "ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү милли үзәк" башкарма директоры Светлана Виктор кызы Разворотнева һәм Алексей Виктор улы Павлов мониторинг һәм контрольдә тоту дәүләт корпорациясе-ТКХНЫ реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд департаменты директоры алып барачаклар. Семинар 15.09.2016 сәгать 10-11.30 кадәр була. Семинарда катнашу өчен ссылка буенча керергә кирәк. Сорауларны oprf2012@mail.ru почта буенча яки трансляция вакытында "Сорау бирү" формасын кулланып бирергә мөмкин.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Энергопрогресс» инженер үзәгенең яңа бинасын (Волгоград ур., 34) ачу тантанасы узды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев, Казан мэры Илсур Метшин, «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.
ТР Аксубай районы прокуратурасы тарафыннан, Чистай ЗТИ инспекторлары белән берлектә, “Аксубай штп идарәсе компаниясе” ҖЧҖнең торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә һәм кышкы чорда торак йортларны эксплуатацияләүгә әзерлек чараларын үтәгәндә торак законнарының таләпләрен үтәве тикшерелде.
ТР Әгерҗе районында терлекчелек комплексы ясалды.
“Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә, “Республика җитештергән нефть химиясе продукциясен төзелеш тармагында куллануны киңәйтү” темасына, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында түгәрәк өстәл уздырылды.
Министр урынбасары Марат Сәйфетдинов Һиндстаннан килгән делегация вәкилләре белән, күрешү үткәрде, аның кысаларында хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар.