Узган ел әлеге хуҗалыктагы бер сыерлар абзары Хөкүмәт ярдәме белән төзекләндерелгән иде инде. Быел икенчесенә дә капиталь ремонт уздырганнар.
Түбәсе һәм түшәмнәре, ишекләре, су уздыру системасы, тирес түгү транспортерлары алыштырылган, сөт уздыру системасы, электр хуҗалыгы яңартылган, пластик тәрәзәләр куелган.
Без җәй буе сыерлар белән җәйләүдә булдык. Шушы көннәрдә абзарга кайтырга җыенабыз. Хезмәт шартларыбыз моңа кадәр дә зарланырлык түгел иде, төзекләндерүдән соң абзарыбыз танымаслык булып үзгәргән. Шуңа ашкынып кайтабыз быел фермаларыбызга, – ди Алсу Җәлилова.
Ремонттан соң мондый урын да барлыкка килгән: бозаулар торагын икегә бүлеп, бер ягына сыерлар бозаулату урыны ясаганнар, икенче өлешендә – яңа туган һәм кечкенә бозаулар өчен бүлмәләр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәтебезгә рәхмәт. Тик бу кадәр эшне башкарып чыгу өчен Хөкүмәттән бирелгән субсидиянең генә җитмәгәне көн кебек ачык.
Хезмәт мондый шартларда тиздән үз нәтиҗәләрен китерәчәк ", – диде район башлыгы Валерий Макаров “Наҗар“ ярдәмче хуҗалыгындагы капиталь төзекләндерелгән терлек биналарын караганнан соң.