“Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә, “Республика җитештергән нефть химиясе продукциясен төзелеш тармагында куллануны киңәйтү” темасына, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында түгәрәк өстәл уздырылды. Чараның модераторы ТР торак төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин булды. Утырышны ачып, министр билгеләп үткәнчә, төзелеш технологияләре үсеше белән, нефтьне файдалану арта бара. Пыяла һәм бетоннан эшләнгән заманча конструкцияләрне, "кара алтын"нан эшләнгән бик күп элементларсыз, күз алдына китереп булмый.
Химик продукцияләрен дөрес куллану күп юнәлешләр буенча заманча кешенең яшәү сыйфатын күпкә күбәйтергә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук бүгенге теманың бик әһәмиятле булуын ассызыклады. "Кайда караганга да, төзелештә нефтехимия мөмкинлекләре күбрәк", - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургали улы. Аннан соң түгәрәк өстәлдә утырып профессиональ дискуссияда катнашучылар чыгышларда билгеләнгән сораулар турында фикер алыштылар.
"Түгәрәк өстәл кысаларында әйтелгән фикерләр төзелеш эшчәнлеге өлкәсендә карарлар кабул иткәндә искә алыначаклар, ә тәкъдимнәр җентекләп каралган һәм эшләнгән булачаклар", - түгәрәк өстәл тәмамланганда И.Э.Файзуллин билгеләп үтте.