Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе 2016 ел башланганнан бирле 632 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 9 млн. 789 мең сумлык 324 карар чыгарылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 462 әгъзасына тикшерү уздырылган.
Кама Тамагы муниципаль районындагы Зур Клярин мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.
Республика программасы кысаларында, Чирмешән районында төзекләндерү буенча эш алып барыла.Июнь аенда дизайнерлар скверның проектын ясадылар. Сквер өч зонага бүленә: балалар өчен уен зонасы, күргәзмә зонасы, спорт җиһазлары белән спорт зонасы.
МИЗ”Алабуга" газ белән тәэмин итүче эчкемәйдан челтәрләрен төзүне дәвам итә, ул резидентларны технологик ихтыяҗлары өчен табигый газ белән тәэмин итә.
Алабугада социаль билгеләнештәге өч объектта капиталь ремонт төгәлләнде. Алабуга психоневрология интернатында, балалар йортында, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта эшләр тулысынча тәмамланган.
Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Сарман районы, Петров заводы ав., Ленин урамы буенча 2 санлы торак йортта яшәүчеләрдән мөрәҗәгать килеп иреште. Инспекция тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, “Сарман районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ торак законнары таләпләрен һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормалары бозылган, ә атап әйткәндә: арматурасы шәрәләнеп, фасадның тышкы тышчасы җимерелгән, панель араларындагы җөйләр герметик түгел, подвал бинасында көнкүреш калдыклары һәм такталар бар, 1 подъезд төбендә бакчага су сибү өчен су законсыз тишеп чыгарылган, подъездларның баскыч мәйданнарында штукатур-фактура өслеге кубып төшкән, 2 подъездда баскыч мәйданында, 3 катта су үтүдән калган юеш эзләр шәйләнә, 1 подъездда, 2 катта электр щиты ачык, йорт территориясе чүп җыю өчен махсус әрҗәләр белән тәэмин ителмәгән,1 санлы фатирның балконында стенасы буйлап су үтү эзе күренә, аш бүлмәсендә җилләтү каналы эшләми, 1 санлы фатир астындагы подвал бинасында дым бар, 2 подъездның тамбурында түшәм өслеге купкан, йорт нигезендә үлән җыештырылмаган.
Чирмешән районында Лашманда һәм Иск Кадида авылларда тантаналы шартларда универсаль спорт мәйданчыклары ачылды. Мәйданчыкларны "Чирмешән коммуналь төзелеш предприятиесе" җәмгыяте төзеде.
Бүген ТР Төзелеш министрылыгында министр урынбасары Илшат Гимаев рәислегендә Казандагы Губкин урамындагы 11.3 га җир кишәрелеген үзләштерү соравы буенча киңәшмә узды.
Бүген Әлмәт районыныҗ Габдрахман авылында республика президент программасы белән төзелгән участковый полиция хезмәткәре өчен административ-торак комплексны ачу тантанасы узды.