ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Чаллы зонасындагы торак инспекциясе үткәргән капиталь ремонт барышын тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланган җитешсезлекләр турындагы актлар Чаллы шәһәре прокуратурасына җибәрелде.
Ленин урамындагы 89 номерлы торак йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен караганда капиталь ремонт буенча җитешсезлекләр ачыкланды. Әлеге йортта эшләр "Зилант плюс" ҖЧҖ тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 24 декабрендәге 1021 номерлы Карары нигезендә башкарыла.
Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе башланды. Беренче тапкыр ул, ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, 2013 елда үткәрелде. Акция ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, оештырыла.

10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Менделеевск районы җитәкчесе Валерий Чершинцев Ижевка авылында төзелә торган бала бакчасын һәм Турай авылында күпфунцияле үзәген карап чыкты.
Объектларда эшләр график буенча бара. Куллануга 2015 елның август башында тапшыру планлаштырыла.
Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре, гражданнарның мөрәҗәгатен карап тикшергәндә “Көнбатыш” (“Западный”) торак милекчеләре ширкәтенең, гамәлдәге законнарны бозып, йорт кирәк-яраклары өчен канализация хезмәтенә 2013 елның 1 июненнән башлап түләү документларында нигезсез түләүләр хисаплавын ачыклады.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Романтиклар урамы буенча 47 нче йортта яшәүчеләрнең электр белән тәэмин итү буенча йортның гомуми ихтыяҗлары (ОДН) өчен хисапланган түләү белән ризалашмауга карата күмәк мөрәҗәгате нигезендә үткәрелгән планнан тыш тикшерү материалларын карап тикшерү нәтиҗәсендә “ТКХ-9” ИК ҖЧҖ, Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре буенча Роспотребназдорның Татарстан Республикасындагы идарәсе тарафыннан, 20,0 мең сум күләмендә штраф салынып, РФ КоАП 14.7 статьясының 1 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.
Бүген Менделеевск муниципаль районы җитәкчесе Валерий Чершинцев шәһәрнең торак өй комитетларның рәисләре белән очрашу уздырды.
Шундый очрашулар ТКХда дәвам реформалаштыру белән бәйләнгән проблемаларда, районны төзекләндерергә һәм башка мәсьәләләрне тәртипкә китерергә ярдәм итәчәк.

9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 1 июлендә Казанда "Казан ДСК" заводы ачылачак. Ачылышта РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, 

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашачак.

Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында Алексей Фролов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының районнарында су белән тәэмин итүнең сыйфаты буенча киңәшмә үтте.
ТР буенча Роскулланунадзор идарәсе, "ТР газлаштыру, энергия саклый торган технологияләр һәм инженер челтәрләрен үстерү фонды", ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Балык Бистәсе,Лаеш,Биектау районнарның вәкилләре катнашты.
Бүген “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә минераль җепселләрдән түшәм плиталары җитештерүче “Армстронг” заводы ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International