ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2010 елдан башлап "Авылда су белән тәэмин итү" программасы тормышка ашырыла.Программа кысаларында суны йомшарту станцияләре төзелә, чистарту станцияләрендә фильтрация системасы алмаштырыла, яңа скважиналар бораулана, су үткәргеч челтәрләр салына, су җыю башнялары урнаштырыла.

15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Ислам банкингы һәм финанслар – бу илебез банк өлкәсендә кулланылырга мөмкин булган реаль механизм. Бүген Рөстәм Миңнеханов VII Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең халыкара икътисадый саммиты – Kazansummit кысаларында чит иллләр һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биргәндә шундый фикер әйтте.

Чара «Корстон» КСККда узды.

Республикада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасы гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасының шәһәрләр һәм районнар территорияләрендә 2015 елның 1 апреленнән башлап 31 маена кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрелү сәбәпле, Чаллы зонасы торак инспекциясе 122 торак йортта йорт яны территорияләренең, яшел утыртмаларның, спорт, балалар өчен уен мәйданчыкларының һәм хуҗалык мәйданчыкларның санитар торышын тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган бозуларны бетерү турында 26 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.22 статьясы буенча юридик затка карата 1 вазифаи затларга карата 11 беркетмә төзелде.
8 апрельдә башланган "ТКХ Мастеры" курслар аттестациясе тәмамланды. "Уңайлы йорт" ИК ҖЧҖ генераль директоры М.Нуриев, ТКХ буенча генераль директоры урынбасары Р.Шафигулин, җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр буенча генераль директор урынбасары В.Андреев, кадрлар бүлеге  башлыгы О.Тихонова һәм ТКХ Уку үзәге директоры И.Зарипов җитәкчелегендә аттестация комиссиясе укучыларның рефератлар яклавын тыңладылар.Яклаудан соң квалификация күтәрү турында урнаштырылган үрнәк буенча таныклыклар бирелде.

13
июнь, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 42 муниципаль берәмлектә 999 объектның 996 сында торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эш башланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

12
июнь, 2015 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты объектларын йөреп чыкты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" АКБО генераль директоры Азат Кадыйров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, подряд оешмалары җитәкчеләре озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел елгасы яры буйларын йөреп чыкты. Аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар озата йөрде

11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген "Очкыч" якташ-очучы һәйкәле янында "Әдәби ишегалды" мәйданчылыгы эшлиячәк, "Ялган" якташ-артиллерияче һәйкәленнән Билгесез солдат һәйкәленә кадәр сәләмәтләндерү гимнастика скандинав йөрүләр оештырачаклар.Билгесез солдат һәйкәленнән гәскәри-интернационалист һәйкәленә кадәр парк өлешендә "Спорт Татарстан" мәйданчылыгы оештырылачак. Укучылар Торагы каршында "Шахмат клубы" урнаштырыла.
Шундый үк чаралар һәр атна оештырылачак.
Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев подряд оешмалары белән чираттагы киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә "Алабуга"да инжененерия,транспорт һәм социаль инфраструктурасын төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International