Михаил Мень "Казан ДСК" заводы ачылышында катнашачак

2015 елның 9 июне, сишәмбе
2015 елның 1 июлендә Казанда "Казан ДСК" заводы ачылачак. Ачылышта РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашачак.
"Казан ДСК" ачылышы Казанда үткәрелә торган "Россиядә эрепанельле торак төзү үсеше – InterConPan-2015» Халыкара конференцияcенә туры китерелгән.Конференцияләр эре җитештерү комплексларында үткәрелә.Беренче тапкыр ул "Казан ДСК" заводы мәйданчылыгында 2015 елның 30 июннән-3 июлгә кадәр үтәчәк.
Михаил Мень "Казан ДСК" заводын, "Якты үзән" торак комплексын карап чыгачак һәм  «InterConPan-2015» девелопер сессиясендә катнашачак.
Чара 1 июлдә Казан ш.,А.Кутуй ур.,118 т. адрес буенча 9:00 башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International