Түшәм плиталары җитештерүче “Армстронг” заводы ачылышы

2015 елның 9 июне, сишәмбе
Бүген “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә минераль җепселләрдән түшәм плиталары җитештерүче “Армстронг” заводы ачылды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм Армстронг Ворлд Индастрис компаниясе президенты Мэтт Эспе, Алабуга районы башкаласы Г.Е.Емельянов, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Т.Н.Шагивалеев, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән чарада министр урынбасары Ю.Л.Аляшев катнашты.
Яңа завод төзелешенә инвестицияләрнең гомуми күләме – 3,6 млрд. сум. Заводның еллык җитештерү куәте 20 млн. квадрат метр түшәм плиталарыннан гыйбарәт  Завод продукциясен бөтен Россия территорясендә беренче чиратта сату планлаштырыла.

Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International