ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2015 ел
дүшәмбе
Мамадышта авгутс аенда "Бәләкәч" программасы буенча куллануга өченче бала бакчасы тапшыралачак.
The tradition to involve students in improving the urban space is, in the ongoing Year of Parks and Gardens, revived. Students at Kazan Architecture and Construction Academy have presented park and garden designs.
Халыкара балалар саклау көне алдында Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгы бала рәсемнәр күргәзмәсен оештырды.
Бүген казан "Ак барс" сараенда WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финал ачылды.
19-23 майда "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәк территориясендә бәйге мәйданчылыклары оештырылды,катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәтте.
Бүген Яшел Үзән районының Карашам авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.Ул "беренчел медик-санитария ярдәм" сәләмәтлек саклауны модернизацияләү республика программасы буенча төзелгән.

23
май, 2015 ел
шимбә

ТР Дәүләт торак инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан республикада 18 бәхетсезлек очрагы булган. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт  инспекциясе 2015 ел башыннан 419 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 9 млн 364 мең сумлык 297 карар чыгарылган.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Лаеш районы Каип авылында берничә яңа социаль объект ачты.Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, "Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе" Марат Айзатуллин катнашты.

22
май, 2015 ел
җомга
Бүген Менделеевск ш."Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча төзелә торган ААҖ "Аммоний" комплексында төзелеш буенча республика штабы үтте.Чарада министр урынбасары Аляшев Ю.Л., ААҖ"Аммоний" генераль директоры Шевченко С.И., «Sojitz Corporation», CNCEC чит ил оешма вәкилләре һәм төзелештә катнаша торган подряд оешмалар җитәкчеләре катнашты.

2015 елның 13 маена карата Чистай ЗТИ карамагында булган барлык муниципаль районнарда да, уртача тәүлеклек һава температурасы биш тәүлек дәвамында +8 градустан югары тору сәбәпле, 2014-2015 елгы җылыту сезонын тәмамлау карары кабул ителде.

Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты рәисе Геннадий Зюганов катнашында, масштаблы төзекләндерүдән соң, В.И.Ленин музей-йортын ачу тантанасы узды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ партиясенең Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты. Мәртәбәле кунакларны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм музей җәмәгатьчелеге вәкилләре каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International