Төзекләндерүгә мохтаҗ булган территорияләр район хакимиятләре һәм Башкарма комитетның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе тарафыннан билгеләнгән. Соңыннан проектларның эскизларын эшләү өчен әлеге тәкъдимнәр КДАТУга юлланган. Бүген югары курсларда белем алучы студентлар 25 шәһәр территориясен төзекләндерү буенча 54 төрле вариант әзерләгәннәр.
Түбән Кабан күленең яр буе турыларын төзекләндерү проекты иң концептуаль, масштаблыларның берсе булып тора. “Безнең төп идея – шәһәр үзәгендә дендрарий ачу, биредә декоратив үсемлекләр генә түгел, кошларны да тәкъдим итәсебез килә. Бу исә туристларны җәлеп итәргә булышачак. Проект буенча шулай ук җәяүлеләр сукмагы һәм велосипедчылар юлы, җәяүлеләр күпере, Кабан күле тарихына багышланган музей, сулыкта театр һәм елга трамвайларында йөрү мөмкинлеге бирә торган причаллар булдыру каралган”, - дип сөйләде проектны эшләүчеләрнең берсе, КДАТУның 4 нче курс студенты Камилла Миңнуллина.
Студентлар шулай ук Болотников һәм Фрунзе урамнары чатындагы сквер, Декабристлар урамындагы нәшрият йорты скверын проектын да тәкъдим иттеләр. Күптөрле скверлар проектлары арасында Ибраһимов проспектында әдәби парк, Девятаев урамында экстрим-парк булдыру кебек тематик эшләр дә булуын билгеләп үтик.
Конкурс нигезендә сайлап алыначак иң яхшы эшләр авторлары үзләренең “архитектур хыялларын” бу елда ук тормышка ашыра алачак.