ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2015 ел
җомга
Торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын карар итү буенча гражданнарга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасында ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге эш алып бара.Төп юнәлешләр - кайнар линия,халыкка гомуми һәм юридик сораулар буенча консультация ярдәмнәр күрсәтү.

21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 ел өчен Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе, гомуми 99229,3 квадрат метр мәйданлы 7 КФЙ карап, “ТКХ-10” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата тикшерү үткәрде.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында видеоконференция режимында 2015 елда "Парклар һәм скверлар" программасын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте. Брифинг барышында документларны рәсмиләштерү тәртибе,кирәкле материаллар сатып алу һәм объектларны тапшыру вакыты турында сөйләштеләр.

Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Норлат районы Мамык һәм Якүш авылларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР  Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече А.Р.Якупова катнашты.

Бүген "Татинвестгражданпроект" ДУП "РСК","Татдорпроект" институты" вәкилләре белән киңәшмә үтте.Аның барышында "Салават Күпере" районынын су һәм җылы белән тәэмин итү магистраль челтәрләрен проектлаштыру хәле буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 мартында кабул ителгән “Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрендә санитар-экологик икеайлык үткәрүтурында” 430-р номерлы Әмернамәсен үтәү максатында 2015 елның 1 апреленнән башлап 31 маена кадәр төзелешкә бирелгән җир кишәрлекләренең тиешле санитар-экологик торышын һәм төзелеш мәйданнарындагы төзелеш калдыкларын калдыкларны урнаштыру объектларына үз вакытында чыгаруны нәтиҗәле тикшереп торуны тәэмин итү максатында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтүинспекциясе тарафыннан тикшерүләр үткәрелә.

20
май, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Тәтеш шәһәрендә “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында тантаналы төстә бассейн ачылды.

Объект ачылышы тантанасында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) президенты Хулио Маглионе, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, "ТР ТИТУ" генераль директор Марат Айзатуллин,  ТР Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һ.б. катнашты.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген “ТР Төзүчеләр бергәлеге” төбәк коммерцияле булмаган партнерлыгы оешмасының VI еллык хисап гомум җыелышында катнашты.

Утырышта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика предприятиеләре һәм оешмалары, төзелеш комплексы җитәкчеләре катнашты. Чара “Корстон” ККК мәйданчыгында узды.

Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында Ирек Фәйзуллин Словения Республикасы вәкилләре һәм Россия Федерацяисендә Словения Республикасының Гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илче Приможем Шелиго белән очрашты.

2015 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагында электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен башкаручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Эксперт советының утырышы булып узды. Эксперт советы составына ТР дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары вәкилләре керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International