Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Примож Шелиго белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.Очрашуда шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Без Татарстан Республикасының Япония партнерлары белән хезмәттәшлеге кысаларында бөтен инициативаларны да хуплыйбыз. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашуда белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.Очрашуда шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов катнашты.