ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 15 менда 14 сәгаттә конференц-залында (1-56 б.,Яшел ур.) Казан дәүләт архитетура-төзелеш университеты КДАТУ икеләтә дипломнары программасын тәкъдир итү - көнчыгыш Лондон Университеты" халыкара түгәрәк өстәлен үткәрә.

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген хезмәт сараенда Татарстан республика оешманың (Россия төзүчеләр Профсоюзы) Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы катнашуы белән отчет-сайлау конференциясе үтте.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "2014-2017 елларга һәм 2020 ел периодына кадәр авыл территорияләрне тотрыклы итеп үстерү" ФМП программасын Татарстан Республикасында тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Менделеевск шәһәрендә "Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча төзелә торган ААҖ "Аммоний" комплексын карап чыкты.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2015 елның мәктәпкәчә укыту учрежденияләр төзү дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 мартында кабул ителгән “Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрендә санитар-экологик икеайлык үткәрүтурында” 430-р номерлы Әмернамәсен үтәү максатында 2015 елның 1 апреленнән башлап 31 маена кадәр төзелешкә бирелгән җир кишәрлекләренең тиешле санитар-экологик торышын һәм төзелеш мәйданнарындагы төзелеш калдыкларын калдыкларны урнаштыру объектларына үз вакытында чыгаруны нәтиҗәле тикшереп торуны тәэмин итү максатында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтүинспекциясе тарафыннан тикшерүләр үткәрелә.
Бүген Татарстан Менделеевск районы Сәйтәк авылында күп функцияле иҗтимагый үзәк ачылды. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм шулай үк төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев катнашты.

12
май, 2015 ел
сишәмбе
Чаллыда 6 мәктәпне капиталь ремонтлау эшләре 80 процентка башкарылган. Бу мәктәпләр: №4 (ЗЯБ п., 18/13 й.), №7 (ЗЯБ п.,17/28 й.), №13 (Яңа шәһәр, 2/15 й.), №14 (Яңа шәһәр, 6/09й.), №22 (Яңа шәһәр, 17/18 й.), №37 (Яңа шәһәр, 51/12 й.).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 мартындагы “Татарстан Республикасы шәһәрләренең һәм муниципаль районнарының территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык турында” 430-р номерлы әмернамәсен үтәү максатында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 1 апрельдән алып 6 майга кадәр булган чорда Түбән Кама, Зәй һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында 166 йорт яны территориясен тикшерде.
Казан шәһәренең Совет районында яшәүчеләрдән 2015 елның гыйнвар аенда җылылык буенча коммуналь хезмәт өчен 2014 елда гомумйорт исәпләгече күрсәткечләреннән чыгып түләү күләменә үзгәрешләр кертелү мәсьәләсенә карата килеп ирешкән күпсанлы мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсендә 2015 елның февралендә ТР ДТИ тарафыннан “Азино-1” ТМШ карата җылылык буенча коммуналь хезмәткә түләү хисаплауның дөреслегенә, шул исәптән җылылык өчен түләү күләменә гомумйорт исәпләгеченең факттагы күрсәткечләреннән чыгып үзгәрешләр кертүгә карата планнан тыш тикшерү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International