ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе» АО компаниясе рәисе Юй Цзиньбо белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башкалар катнашты.
Бүген район башлыгы Равил Кузюров шәһәрдәге кайбер төзелеш һәм ремонт объектларында булып чыкты, шулай ук яңа юл салу эшләрен карады.

10
май, 2015 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге урамнарны карап әйләнде. Максаты шәһәрнең тарихи урыннары белән бергә үзәк туристик маршрутның төзекләндерү дәрәҗәсен карау иде. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

9
май, 2015 ел
шимбә
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин республиканы Бөек Ватан сугышыннан 70-еллык белән котлады.

8
май, 2015 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында торакларны сафка кертү, юлларны төзү программасын гамәлгә ашыру, язгы кыр эшләре мәсьәләләре буенча гадәттәге республика киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.
Бөек Ватан сугышның 70-еллыгына тантаналы җырчы, продюсер, композитор, шагыйрь Олег Газманов яңа патриот видеоклип "Алга,Россия!" язды. Видеоклип әзерләүдә Приволжск Федераль округында Россия Президенты вәкиле михаил Бабич,ПФОда гражданлык җәмгыять институтлар үсешенә ярдәм итү Фонды, Россия Федерациясе Президенты матбугат хезмәте һәм мәгълүматлаштыру идарәсе һәм Татарстан Республикасының президенты Рөстәм Миңнеханов булыштылар.

7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында беренче министрның урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә видеоэлемтә режимында муниципаль районнары белән киңәшмә үтте.
Бүген  "Алабуга" махсус икътисади зонада ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Аляшев ААҖ «МИЗ ППТ «Алабуга» һәм подряд оешмалары вәкилләре белән коттедж поселогын төзү буенча атналы штаб үткәрде.
Яңа бала бакчасы үзенең ишекләрен август аенда ачачак.Бакча исемен шәһәр кешеләре үзләре сайладылар. "Контакт бар" социаль челтәрендә мамадышчылар үзләренед тәкъдимнәрен яздылар. Район җитәкчелеге "Салават күпере" исемендә тукталдылар.
Бүген объектларың берсендә капиталь ремонт программа кысачаларында төп эшләрне «Норлат Евро Строй» дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International