ТР Төзелеш министрлыгында парклар һәм скверлар программасын тормышка ашыру буенча фикер алыштылар

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында беренче министрның урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә видеоэлемтә режимында муниципаль районнары белән киңәшмә үтте.

ЯАҖ "Газпром регионарагаз Казан", ААҖ "Татэнергосбыт", ААҖ "Генерирлаштыру оешмасы", Республика Татарстан буенча федераль суд приставлары хезмәте идарәсе вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә ягулык-энергетика байлыклар өчен мунииципаль районнарның бурычларын юкка чыгару мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Районнар бурычлар өчен түләүләр турында хәбәр иттеләр.

Министрлык районнар белән җылыту сезонын тәмамлау буенча мониторинг алып барыла. Җылыту сезонын тәмамлаганнан соң республиканы җылыту периодына әзерләү буенча штаблар оештыру башланачак.

Парклар һәм скверлар программасын тормышка ашыру турында ТКХ объектларын куллану һәм төзекләндерү буенча мониторинг ясау бүлеге башлыгы Рөстәм Хәкимов тапшырды. Аның сүзләре буенча парклар һәм скверлар урнаштыру буенча эшләр 22 муниципаль оешмаларның 67 объектында башланды.

Казанда 32 парк һәм сквер реконструкцияләү ниятләнгән, 15 ТР бюджеттынан.Эшләр 6 объектта бара.

Фоторепортаж

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International