Мамадыш районында яңа бала бакчасы төзелә

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Яңа бала бакчасы үзенең ишекләрен август аенда ачачак.Бакча исемен шәһәр кешеләре үзләре сайладылар. "Контакт бар" социаль челтәрендә мамадышчылар үзләренед тәкъдимнәрен яздылар. Район җитәкчелеге "Салават күпере" исемендә тукталдылар.
Төзелеш 2014 елның көзендә башланды.Яңа мәктәпкәчә оешма "Мамадыш" совхозы территориясендә булачак. Объектны куллануга 2015 елның август аенда тапшырырга планлаштырыла."Салават Күпере" бала бакчасында 220 урынлы һәм 10 төркемле районда иң эре бала бакчасы була.Төзелеш мәйданчылыгында АЯҖ "Стройсервис" бригадалары эшли.Бүгеге көндә ике этажлы бинаның кирпеч өймә тәмамлана, түшәмәләр ясалган.Беренче этажында стеналарны буяу башланды.Объект мәктәпкәчә укыту оешмалар төзү республика программа кысачаларында төзелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International