Норлатта торакларда капиталь ремонт бара

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Бүген объектларың берсендә капиталь ремонт программа кысачаларында төп эшләрне «Норлат Евро Строй» дәвам итә.
Сәлимҗанов ур. 19 нче торакта подрядчы түбәдә капиталь ремонт башкарды. Бүген ике подъездында эшләр тәмамлана,өченче подъездында плитәләр яткызырга һәм стеналарны буярга калды.Моңа кадәр су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын,электро хуҗалыгын алыштырдылар,отмосткалар төзеделәр.  Иртәгә җылыту системасын алыштырырга тотыначаклар дип хәбәр итте мастер-прораб Андрей Пушкин. Яшәүчеләр эшләрне җыйнак итеп башкаруга бик шат.Өч атнадан оюъект куллануга тапшыралачак, дип әйтте прораб.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International