ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга
Бүген Казанда WorldSkills Russia – 2014 милли чемпионаты- һөнәри осталыкның икенче Бөтенроссия конкурсы ачылды. Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә узган тантанада Россия Хөкүмәтенең вице-премьеры Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда “Салават күпере” торак комплексы төзелешенә капсула салынды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешма башкарма директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.
22 май көнне Казан дәүләт энергетика университетында ТКХ актуаль сораулары буенча Республика Форумы узачак. 
Бүген Менделеевск шәһәрендә «Мицубиси Хэви Индастриз, Лтд», «Соджис Корпорейшн» һәм CNCEC компанияләре Консорциумының җитәкчелек составының киңәшмәсе узды. Чара "Аммоний" ААҖ Комплексы инвестицион проектын гамәлләштерү сорауларына багышланды. 

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда РФ Президентының Администрациясе Җитәкчесенең урынбасары Магомедсалам Магомедов җитәкчелеге астында РФ Президентының мобиль кабул итү бүлмәсенең эше башкарылды. 
Бүген РТ Хөүкмәтенең ситуация үзәгендә Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының РФ субъектлары катнашында видеоконференция тәртибендә киңәшмә узды. Әлеге чара "Россия Федерациясенең субъектларында күпфатирлы йортларда капиталь ремонт ясау һәм авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү" темасына багышланды. 
Бүген Казанга торак йортларын капиталь ремонтлау буенча тәҗрибә бүлешү максаты белән Ханты-Манси автоном округыннан делегация килде. 
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә ТР премьер-министрыныд беренче урынбасары Алексей Песошин, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, шәһәр мэры Васил Шәехразиев, Шәһәр Советы депутатлары, район администрация башлыклары катнашында йорт идарәчеләре белән киңәшмә узды. 
Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов җитәкчелеге астында "Төзелеш икътисады" соравына һәм төзелештә бәя урнаштыруга багышланган киңәшмә узды. 
Бүген Казанда Республика кан үзәген тантаналы ачу булды (Җиңү проспекты, 85). Бу чарада Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова,ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова,Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) директоры Владимир Уйба катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International