ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә 2013 елда шәһәр хуҗалыгы тармакларының эшчәнлеге нәтиҗәләрен чыгару һәм 2014 елга планнар кору буенча киңәшмә узды. Чара барышында докладлар белән Яр Чаллы шәһәре мэры В.Г.Шәйхразиев, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Р.А.Кыямов чыгыш ясадылар.
Бүген Татарстанның Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов "Алабуга" МИЗ резиден вәкилләре белән очрашты. Формаль булмаган шартларда алар социаль сорауларны һәм киләчәккә планнарны карап тикшерделәр.
Татарстан Республикасы Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы барлык проектларда да актив катнаша. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Милли эшкуарлык инициативасының проектларга ярдәм инструментлары һәм “юл карталарын” мониторинглау” Road Show киңәшмәсендә хәбәр итте.Чарада шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары бүген сатып алуларның контракт сисемасына күчү турында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чара видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән элемтәдә ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да катнашты.

19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген эшлекле сәфәр барышында "Институт экономики города" Фонды Президенты Н.Б.Косарева һәм РФ Төзелеш министрлыгының торак сәясәте департаменты директоры урынбасары Н.Е.Стасишин Казан шәһәренең төзелеш объектларын карадылар. Аларны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин озатып йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында эконом класс торагы төзелеше программалары ашыру сораулары буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин алып барды.
"Россия гаиләләре өчен торак" федераль программасы буенча Татарстанда эконом-класс торакларын төзүдә ярдәм мәсьәләләре турында бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Плутник катнашты.

18
февраль, 2014 ел
сишәмбе
ТРның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының 2013 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген журналистларга ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр.
2014 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Президент Аппаратында "Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге актуаль проблемаларны чишү" темасына түгәрәк өстәл узачак.
Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерцаиясе 2014 елның 11-14 март көннәрендә хезмәтне саклау комиссия вәкилләре һәм җитәкчеләрен укыту курсларын оештыра. Укулар көн саен 9:00дән 17:30га кадәр 40 сәгатьле программа буенча Казан ш, Бутлеров ур., 30нчы йорт адресы буенча урнашкан профсоюзлар укыту-өйрәнү үзәгендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International