ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, "РФ төзелеше һәм төзелеш материаллары сәнәгатендә бәя билгеләү буенча федераль үзәк" ФАУ, "ТР Төзүчеләр союзы" региональ тармак  эш бирүчеләр берләшмәсе, КДАТУ һәм "Бәя инжинирингы белгечләре милли берләшмәсе" СРО һәм башка оешмалар тарафыннан оештырылган республикакүләм "Татарстан Республикасының 2014 елдагы иң яхшы сметачысы" конкурсы үзенең беренче нәтиҗәләрен чыгарды.
2014 елда Татарстан Республикасында 159 гомуми белем учреждениесенә 2,55 млрд. сумлык капиталь ремонт ясалачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

9
февраль, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Казанда "Лыжня России 2014" XXXII Бөтенроссия массакүләм чангы узышы узды. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре спорт чарасында актив катнашты.

7
февраль, 2014 ел
җомга
Бүген Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм грануллашкан карбамид җитештерүче "Аммоний" ААҖ комплексы төзелеше буенча республика штабында 2014 ел гыйнварына нәтиҗәләр чыгардылар. Чарада ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Р.К.Сабиров, "Аммоний" ААҖ Директорлар Советы рәисе Р.С.Ханбиков катнашты.
"Техник инвентаризацияәү бюросы" РДУПнең яңа бинасын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карап чыкты. Бина кыска вакытта шәһәр үзәгендә (Париж Комуннасы ур., 8) төзелгән. "Техник инвентаризацияәү бюросы" РДУП генераль директоры Лена Хамзина Рөстәм Миңнехановка төзелеш барышы турында сөйләде, хезмәткәрләрнең эш урыннарын, гражданнарны кабул итү зонасын һәм башка бүлмәләрне күрсәтте.
"Алабуга" махсус икътисади зонасында "Камгэсэнергострой" ААҖ кече предприятиесе, "Стройкран" ҖЧҖ тарафыннан ГПП-4 төшерү подстанциясе төзелешендә җир эшләре срокка кадәр тәмамланган.

6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республиксы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура университетының инновацион проектлары презентациясе үтте. Аны төзелеш министрлыгының төзелеш комплекс идарәсе җитәкчесе И.С.Гыймаев үткәрде.
6 февраль көнне "Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш буенча күзәтү инспекциясенең 2013 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2014 елга куелган бурычлар" дип исемлнгән киңәйтелгән киңәшмәсе узды.
Гомуми күләм исәбеннән 60 мең квадрат метр соципотека программасы буенча төзелгән.

5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Коллегия Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада авылы, Казан) узды һәм "Предприятиеләрне инновацион үстерү - республика икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген арттыру" темасына багышланды. Чара on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталыннан – www.prav.tatarstan.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International