Үзган ел эчендә Түбән Камада 130 000 кв.м торак мәйданы кертелгән

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Үзган ел эчендә Түбән Камада 130 000 кв.м торак мәйданы кертелгән, гомуми күләм исәбеннән 60 мең квадрат метр соципотека программасы буенча төзелгән. Төзелешне планлаштыру дәвам итә һәм алга таба күләм 2013 ел биеклегендә сакланачак. Әлеге планнарны Түбән Кама мэры Айдар Метшин игълан итте. 44нче һәм 45нче микрорайоннарда 260 урынлык ике балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Микрорайоннарда юл төзелеше, больницаларда капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Яңа больница төзелешен тәмамлау өчен 300 млн. сум кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International