ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында ТР Төзелеш министрлыгының мәгълүмати-консультация төркеме авыл җирлегендә яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итте.
Татарстанның 4 районында ветеринар пунктлары төзелеше тәмамланган, дип хәбәр ителә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе рәсми сайтында.

12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында республикада аренда торагы базары үсеше һәм эконом-класс торагы төзелеше сораулары буенча киңәшмә узды. Чараны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М.Хәнифов алып барды.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин РФ Төзелеш министры Михаил Мень катнашында узган "РФ субъектларында гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программаларын гамәлгә ашыру турындагы" селектор киңәшмәсендә катнашты.
Программада катнашырга әзерлек белдергән регионнар арасында - Пенза өлкәсе, Татарстан Республикасы.
Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында “Мәдәни мирас белән идарә итү һәм стратегик планлаштыру” темасына багышланган халыкара семинар ачылды. Германиянең Коттбус шәһәре Браденбург техник университетының Халыкара менеджмент институты мәдәни мирас өлкәсе профессоры, археологик мирасны саклау буенча ЮНЕСКО эксперты Бритта Рудольфф чыгыш ясады.
ТР Чирмешән муниципаль районы Аккирәй авылында капиталь ремонттан соң "Аленушка" балалар бакчасы ачылды.

11
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Аксубайга эш сәфәре кысаларында Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәктә һәм үзәк район хастаханәсендә бала татыру бүлегендә булды.
2014 елның гыйнварында Казанда 60 меңнән артык кв.метр торак кертелгән, бу сан 2013 ел гыйнвары күрсәткечләреннән 23,3 % кимрәк.
ТКХ өчен түләмәүчеләргә карата кырыс чаралар киләсе атнадан башлап ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International