Төзелеш министрлыгында Татарстан Республикасында аренда торагы базары үсеше һәм эконом-класс торагы төзелеше сорауларын тикшерделәр

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында республикада аренда торагы базары үсеше һәм эконом-класс торагы төзелеше сораулары буенча киңәшмә узды. Чараны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М.Хәнифов алып барды.

Киңәшмәдә ТРда аренда торагы базары үсеше буенча эшлекле төркем вәкилләре, «Центр экономических и социальных исследований РТ при КМ РТ», «Агентство по ипотечному жилищному кредитованию РТ» ААҖ, ТР Прокуратурасы, "Татлизинг" ТР ДУП, ТР газификация фонды ДУ, төзүче оешмалар вәкилләре һәм Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International