Төзелеш министрлыгы белгечләре муниципаль районнарда бушлай юридик хезмәт күрсәтә

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында ТР Төзелеш министрлыгының мәгълүмати-консультация төркеме авыл җирлегендә яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итте.

Чарада Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы юридик бүлеге белгече А.Р.Якупова катнашты. Авыл халкы күрсәтелгән юридик хезмәт өчен белгечләргә рәхмәт сүзләрен белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International