Ирек Фәйзуллин РФ Төзелеш министрлыгы киңәшмәсендә катнашты

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин РФ Төзелеш министры Михаил Мень катнашында узган "РФ субъектларында гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программаларын гамәлгә ашыру турындагы" селектор киңәшмәсендә катнашты.

2013 елда күчерергә планлаштырылган россиялеләрнең бары 51% инде яңа торакка күчкән яки документларны әзерләү стадиясендә тора, дип хәбәр итте РФ төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень.

Мень искәртүенчә, 2013 елга корылган планнар буенча, ТКХ Фонды тарафыннан финанслау 54,8 миллиард сум, ә РФ субъектлары тарафыннан - 91,8 миллиард сум тәшкил итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International