"Алабуга" МИЗ объектлары төзелеше турында

2014 елның 7 феврале, җомга
"Алабуга" махсус икътисади зонасында "Камгэсэнергострой" ААҖ кече предприятиесе, "Стройкран" ҖЧҖ тарафыннан ГПП-4 төшерү подстанциясе төзелешендә җир эшләре срокка кадәр тәмамланган.Әлеге объектны куллануга тапшыру 2015 елга планлаштырылган. ГПП-4 МИЗ 2нче чиратында урнашкан җитештерүче резидентларны электр энергиясе белән тәэмин итәчәк.

"Гидроэлектромонтаж" ҖЧҖ субподряд оешмасы тарафыннан РП-1,2 тарату подстанциясе объектында эшләр тәмамланган. Әлеге объект төшерү подстанцияләренә 110/10 кВ көчәнеш юнәлтүче чылбырның төп бүлеге булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International