Бүген Казанда “Салават күпере” торак комплексында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 340 фатирлы йортка күченделәр. 11-4 булган Айрат Арсланов урамындагы 8нче йорт күченү буенча микрорайонда унынчысы. Микрорайонда якын арада тагын 10-2 һәм 12-5 йортлары хуҗаларын кабул итәчәк. Ә сентябрь-октябрь айларында быел тагын биш социаль ипотека йорты тапшырылачак. “Мәктәп тә булачак, башка инфраструктура объектлары да каралачак”, - дип белдерде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев.